Яшем генә олырак…
18 сентября 2013 | Категория: Пресс-релиз
25 сентябрьдә 14 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М. Җәлил исемендәге республика, Х.-К. Андерсен исемендәге халыкара әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин белән әдәби очрашу була. Кичәгә Казан шәһәренең 175 нче мәктәп укучылары чакырыла.
Халкыбызның яраткан шагыйре Г. Тукайның әдәби музее иҗат белән шөгыльләнүчеләрн
Р. Миңнуллин балалар шигъриятенә КДУны тәмамлаганнан соң, “Сабантуй” газетасында эшләгәндә кереп китә. Лирик шигырьләре белән беррәттән балалар өчен язылган әсәрләрен, Ш. Галиев, Х. Туфан, С. Хәким, Ф. Хөсни кебек абруйлы каләм ияләре бик хуплап каршы ала. Аның иҗатында өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, сабыйлар проблемалары калку итеп чагылдырыла. Авторның “Безнең авыл зоопаркы” (1988), “Энекәш кирәк миңа”(1990) китаплары конкурсларда беренчелекне ала, ә 1994 елда “Дөньядагы зур алма” (1992) исемле китабы исә халыкара әдәби премиягә – Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була. 60 лап китап авторы Р. Миңнуллин балалар шигъриятенә керткән хезмәтләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш, ә 1998 елда “Күчтәнәч” исемле балалар китабы өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай премиясе белән бүләкләнә.
Р. Миңнуллин, Республика тормышында җитди һәм җаваплы вазыйфалар башкарса да, балалар белән очрашуларга вакыт таба, алар белән гади һәм шул ук вакытта олыларча итеп аралаша белә.
Г. Тукай музеенда Р. Миңнуллин һәвакыт көтелгән кунак. Музей тормышында барган вакыйгаларда, әдәби һәм шигърият кичәләрендә ул актив катнаша. Тамашачы аның белән очрашуны көтеп ала.
Редакция-нәшрият бүлеге-матбугат үзәге:292-32-18
Габдулла Тукай әдәби музее:293-17-66